Уңышлар юлдаш булсын студент егетебезгә.

2024 елның 16 феврале, җомга

Студентлар өчен практика һөнәреңнең дөрес сайланганмы – юкмы икәненә төшенер өчен иң яхшы мөмкинлектер, мөгаен. Бу көннәрдә районның башкарма комитетына практика үтәргә кайткан Казан Федераль университеты студенты Айбулат Хабибуллин да әлеге фикердә. Финанс – бюджет палатасы да аңа саннар дөньясында кайнап алырга мөмкинлек тудырды. Кечкенәдән Түбән Шытсу төп мәктәбе сәхнәләрендә актив тормыш алып барган, мәктәп укучылары арасында үткәрелеп килүче КВН уеннарында чыгыш ясаган “Сникерс” командасының иң яшь һәм креатив уенчысы бүгенге көндә кәгазь һәм саннар дөньясының ишеген ачып керде. Уңышлар юлдаш булсын студент егетебезгә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International