“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесендә “Россиядән читтә бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне” нә багышланган чара үткәрелде

2024 елның 16 феврале, җомга
15 февраль көнне тәрбияче Тимергалиева Алсу “Россиядән читтә бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне” нә багышланган чара үткәрде. Максат: Ватанга, үз халкыңа карата мәхәббәт һәм патриотик хисләрне тәрбияләү; Ватанга тугрылык һәм хәрби бурыч турында күзаллауны формалаштыру; тәрбияләнүчеләрдә Әфган сугышында катнашучыларга карата хөрмәт хисен тәрбияләү. 2011 елдан башлап ел саен 15 февральдә илебездә рәсми рәвештә - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Чара барышында балаларга презентация күрсәтелде, тәрбияләнүчеләр тәрбияче белән бергә Россия гаскәрләренең чит ил конфликтларында катнашуы белән бәйле тарихи фактларны һәм вакыйгаларны карадылар. Тәрбияче солдатларның батырлыгы турында, шулай ук Әфган сугышында катнашкан үзенең абыйсы Рифат Шәрифуллин турында да сөйләп үтте. Әңгәмә бик бай эчтәлекле, кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International