Өй токмачы – солдатларга

2024 елның 16 феврале, җомга

Украина җирләрендә дәвам иткән махсус хәрби операция беребезне дә битараф итми. hәрберебез андагы егетләребезгә үз кулыннан килгәнчә булышлык итүгә кушыла. Гуманитар ярдәмнәр дә нәкъ менә күмәк көч белән туплана. Бу көннәрдә районыбызның төрле оешмаларында эшләүчеләр, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өй токмачы кисү белән мәшгульләр. Саба йөзү бассейны хезмәткәрләре дә бу акциягә теләп кушылганнар.

Безнен халык аш ярата. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир-егетләребез дә ялга кайтканда нәкъ менә өй ашын сагынуларын әйтәләр. Өйдә аларны көтүләрен, сагынуларын һәм махсус операциянең тизрәк тәмамлануына ышануларын белсеннәр, исән-сау әйләнеп кайтсыннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International