ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

31 майда Лесхоз мәдәният йортында "Ләйсән"Лесхоз балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең отчет концерты узды. Бу концерт һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тамашачыларга «Сертотмас үрдәк" татар халык әкиятенең кызыклы интерпретациясен тәкъдим иттеләр. Бу чын мәгънәсендә, көчле эмоцияләр һәм тәэсирләр белән тулы тамаша иде. Кечкенә артистлар биюдә, җырларда үз сәләтләрен күрсәттеләр, шулай ук тамашачыларны үзләренең якты костюмнары белән сөендерделәр! Ата-аналар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре читтә калмадылар һәм тамашачыларны үзләренең якты иҗади номерлары белән сөендерделәр. Шулай ук клуб фойесында балалар бакчасында тәрбияләнүче гаиләләрнең генеологик агачы күргәзмәсе оештырыла. Эшләр уникаль, һәркайсы үзенчә.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

4 нче июнь көнне, Икшермә авылындагы  "Кояшкай" лагеры базасында, "Яшьлек"профильле сменасы ачылу тантанасы узды.


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Мичән авыл жирлеге - Яна Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Балалар бакчасының керү өлешләрендә кызу эш өсте. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

    Республика профсоюз оешмасы Президиумы «Безнең ПРОФСОЮЗ» фотоконкурсына йомгак ясады. Конкурска өч номинация буенча йөзгә якын гариза килгән: «Стоп кадр», «һөнәр Көне», «шәхес портреты», шулай ук фото эшләр «тамашачылар симпатиясе призы» махсус номинациясе буенча бәяләнгән. Бу конкурста приют педагогы Сибгатуллина Айсылу Мөбарәкҗан кызы катнашты . Аның эше 1 нче урынны алды. Җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай

2-3 нче июньдә Мичән авылы җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылларында Сабантуена бирнә җыю йолалары башкарылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

4 июнь кичендә, 5 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә 17-22 м/с кыска вакытлы җил көчәюе, локаль боз көтелә.

Мичән авыл жирлегендэ, Саба ҖЧҖнең "Мичән" бүлекчәсендә бәрәнге утырту эшләре башкарыла

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Бизнес объектларында профилактик чаралар үткәрү хәзерге вакытта Татарстан Республикасында контроль (күзәтчелек) органнары эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

2 июньдә "Парк" территориясендә балаларны яклау көненә багышланган Сабантуй - 2024 балалар бәйрәме узды. Милли уеннар, конкурслар һәм ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Язлы Арташ  АК мөдире аларны сәламләде һәм әти-әниләренең яратуы һәм кайгыртуы, шулай ук сәламәтлек, уңышлар һәм, әлбәттә, онытылмаслык җәйге ял белән әйләндереп алуларын теләде. Бәйрәм шау-шулы һәм күңелле булды. Елмаюлар һәм искиткеч кәеф, һәм, әлбәттә, онытылмаслык тәэсирләр күп иде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

“Китап галиме Әбрар Кәримуллин” – әдәби сәгать

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International