Мичән авыл жирлегендэ Сабантуена бирнә җыю йолалары башкарылды.

2024 елның 4 июне, сишәмбе

2-3 нче июньдә Мичән авылы җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылларында Сабантуена бирнә җыю йолалары башкарылды. Әлеге йолада клуб хезмәткәрләре,  Мичән төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, балалар бакчасына йөрүче балалар, авыл халкы һәм бәйрәмгә кайткан кунаклар катнашты. Алар гармун белән авыл көенә җыр җырлап өйдән- өйгә кереп бирнә җыйдылар, Сабантуй бәйрәменә чакырдылар. Бәйрәм бик җанлы, куңелле башкарылды. Балалар үзләренә тәм-томнар җыйдылар. Авыл халкы да бу йоланы бик әзерләнеп, көтеп алган. Балаларга күчтәнәчләр, йомырка, бүләкләр әзерләгәннәр, берничә хуҗалык берләшеп, чәй өстәлләре әзерләгәннәр. Бу йолага хезмәте кергән барлык авылдашларга рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International