30 май көнне Саба район китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен якташыбыз филология фәннәре докторы, татар галиме, милли хәрәкәт әгъзасы, китап белгече, библиограф, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 99 ел тулу уңаеннан, “Китап галиме Әбрар Кәримуллин” – әдәби сәгать үткәрелде, галимнең тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге һәм китаплары белән таныштырылды.