ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба районында клиентлар хезмәте җитәкчес Мөгтәсимов Марат Мәҗит улына ВФСКНЫҢ «Хезмәткә һәм оборонага әзер» алтын билгесе тапшырылды.

9 июньдә Явлаштау авыл җирлегендә татар милли бәйрәме- Сабантуе булып узды. Бәйрәм Сәйдәш бию-театрының прологы белән башланды. Бәйрәмне Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы ачып җибәрде , Явлаштау авылы  мәчете имам-хатыйбы Галимҗанов Инсаф Илшат улы чыгыш ясады, алып баручы Рамил Шәрәфиев азан укыды, шулай ук барлык халыкны «Акташ» ҖЧҖ генераль директоры Әхмәтов Газинур Абдулла улы,   «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Явлаштау» бригадасы идарәчесе Фазлыев А.К . һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х . котлады.  ,Бәйрәмдә «Сәйдәш» бию театры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле , Татарстан Республикасының атказанган артисты Динар Бәдретдинов катнашуындагы -«Эллуки» курайчылар ансамбеле,Анастасия Макарова, «Ямьле» төркеме, Азат һәм Алсу Фазлыевлар,Марат  Яруллин  һәм Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясады . Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Сәфәрова, Рәдиф Әхмәдиев һәм Рамил Шәрәфиев алып барды.Сабантуйның үзенчәлеге – татар хедлайнерлары һәм флайбордчылар чыгышы  булды

Кунакларга тәмле пылау, кайнар коймак һәм милли ризыклар белән чәй тәкъдим ителде. Балалар өчен бушлай аттракционнар һәм аниматорлар эшләде. Бәйрәм бик яхшы концерт программасы , кызыклы уеннар һәм зур бүләкләр белән бер сулышта узды. Әхмәтов Газинур Абдулла улына югары дәрәҗәдә Сабантуй оештырган өчен һәм барлык спонсорларга бүләкләр өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 Россия көне - илдә ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган иң «яшь» һәм мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Нәкъ менә шул көнне 1990 елда Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә, анда Конституция һәм аның законнары өстенлеге игълан ителә. Шул ук вакытта безнең илгә Россия Федерациясе дигән яңа исем дә бирелә.

 11 июньдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Ах, минем Россиям» темасына тарихи сәгать үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Сабантуй-ул игенче хезмәтен чагылдырган әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар уртасында барлыкка килгән бәйрәм безнең көннәргә кадәр барып җитте, ул үзенең иң яхшы традицияләрен – үзенчәлекле мәдәниятен, матур гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Бу-хезмәт, матурлык, көч, кешелеклелек һәм тормыш шатлыгы алып баручы бәйрәм. Бәйрәм белән Татарстан Республикасы буенча 10 нчы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе җитәкчесе: Шафиков Р.Г. һәм авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев котладылар. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән «Курсабаш» ҖЧҖ генераль директоры И.С. Җиһаншин чыгыш ясады, ул алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде һәм язгы кыр эшләренә йомгак ясады.

Рәсми өлештән соң бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Параллель рәвештә спорт бәйгеләре дә узды.Бу авыш баганадан йөрү, чүлмәк вату, бүрәнәдә капчык белән сугышу, гер күтәрү, аркан тарту һәм башкалар.Үз яшьләрен оныткан кебек, яшьләр белән беррәттән аларда өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты. Сабан туенда милли көрәш аерым урын алды. Ярышларның кульминациясе ике финалистның көрәше булды, нәтиҗәдә баш батыр, төп приз - тәкә иясе билгеләнде. Ул – Байлар Сабасыннан , Тимергалиев Марат.

Сабантуй-халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыручы, милли колоритны, халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен һәм мәдәни традицияләрен саклаган бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефе, оештыручыларның көйле эше халык бәйрәменең барлык кунакларга да шатлык-сөенеч булып узуына ярдәм итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлеге җигүле атлар белән «Сабантуй»да йөрештә катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Шекше авыл җирлеге җайдагы район сабантуенда 1 урын алды

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Сабаның "Гаилә" паркында музыка бүлеге укучыларының "Тылсымлы төймәләр" дип исемләнгән концерты булып узды. Концерт программасында  төрле стильдә, жанрда һәм чорларда язылган әсәрләр яңгырады.Тамашачылар алдында барлык сыйныф укучылары чыгыш ясады, кечкенәдән алып чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр үзләренең башкару осталыкларын күрсәттеләр. Кайбер укучылар өчен әлеге концерт иҗади дебют, ә төрле чараларда күп тапкыр чыгыш ясаучы балалар өчен бу чыгыш сәхнә тәҗрибәсен киңәйтүдә тагын бер баскыч булды.

Тэги: мәдәният бүлеге

      8 июньдә ел саен социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән намуслы хезмәте һәм Һөнәренә тугрылыгы өчен приютыбызның шәфкать туташы Марданова Лилия Наил кызы бүләкләнде. Котлыйбыз һәм эшебездә алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

9 июньдә Иске Икшермә авыл җирлегендә традицион татар милли бәйрәме-Сабантуй узды. Приютта тәрбияләнүчеләр бәйрәмдә актив катнаштылар, үз куллары белән ясаган сувенир продукциясен ярминкәгә куйдылар. Балалар имбир печеньелары, балчыктан сувенирлар, тәсбих, макрамедан эшләнмәләр, татар милли баш киемнәре, чәч бизәү өчен җыелмалар, өйдәге уңайлылык өчен сувенир продукциясе әзерләделәр.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

    ТР Саба районы прокуратурасы гражданнарны Татарстан территориясендә пилотсыз очу аппаратларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу турында кисәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International