9 июньдә Иске Икшермә авыл җирлегендә традицион татар милли бәйрәме-Сабантуй узды. Приютта тәрбияләнүчеләр бәйрәмдә актив катнаштылар, үз куллары белән ясаган сувенир продукциясен ярминкәгә куйдылар. Балалар имбир печеньелары, балчыктан сувенирлар, тәсбих, макрамедан эшләнмәләр, татар милли баш киемнәре, чәч бизәү өчен җыелмалар, өйдәге уңайлылык өчен сувенир продукциясе әзерләделәр.