8 июньдә Лесхоз авыл китапханәсендә Лесхоз мәдәният йорты белән берлектә экологик викторина узды. Викторинаның төп бурычлары: балаларның туган табигать турында белемнәрен ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт аша балаларда табигатькә ныклы кызыксыну формалаштыру.
Район Сабантуенда Мишә авыл җирлеге җигелгән атлар парадында катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
В Староикшурминской сельской поселении прошёл праздник Сабантуй!
Иске Икшермә авыл җирлеге район Сабантуенда бизәлгән җигүле атлар бәйгесендә катнашты.
Олы Шыңар спортчылары район Сабантуенда «Көрәш» буенча ярышларда актив катнаштылар. Зиннәтов Илмир 30 кг авырлыкта 3 нче урынны, Минһаҗев Бәхтияр 43 кг авырлыкта 4 нче урынны алды. Варламов Артем 75 кг һәм аннан да югарырак авырлыкта 1 нче урынны алды һәм яшүсмерләр арасында абсолют батыр булды. Ахунҗанов Рифат 115 кг авырлык категориясендә 1 урынны, Зарипов Нияз 95 кг авырлык категориясендә 2 урынны алды. Ветераннар арасындагы ярышларда 1 урынны Нәбиуллин Илсур, 3 урынны Шәймәрданов Фәрит алды.
Саба район үзәк хастаханәсендә 11.06.2024 көнне «Төрле авырулар булган пациентлар өчен сәламәтлек мәктәбен уздыру эшен оештыру» семинары узды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды. Татар эстрадасының күренекле артистлары Газинур Фарукшин, Рәсим Низамов, Зәринә Хәсәншина үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Сабантуйның алып баручысы Ильмир Ямалов уеннарны югары дәрәҗәдә күңелле итеп оештырды. Халык бәйрәмнән бик канәгать булып таралды. Татарча көрәштә абсолют батыр булып Төбәк авылыннан Тәлгать Хәмидуллин калды.
Олы Кибәче урта мәктәбендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Дуслык" җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли. Анда балалар рәхәтләнеп ял итәләр. Көн саен төрле кызыклы уеннар уйныйлар, экскурсияләрдә булалар.
Явлаштау авыл җирлеге район Сабантуенда бизәлгән җигүле атлар бәйгесендә катнашты.