Сабантуй. Татар халкының иң яраткан бәйрәме-Сабантуй-бер үк вакытта борынгы һәм яңа, хезмәт бәйрәме, анда халыкның матур гореф-гадәтләре, аның җырлары, биюләре, йолалары берләштерелә. Бәйрәмнең исеме төрки сүзләрдән килеп чыккан: сабан - плуг һәм туй бәйрәм. Һәм бездә 9 июньдә Сабантуй бәйрәме узды. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү, өлкәннәр һәм балалар өчен милли һәм мавыктыргыч уеннар, авыл халкының концерты, көрәш, спорт уеннары (аркан тарту, гер спорты, футбол, волейбол), артистлар чыгышы булды. Махсус кунаклар чакырылган иде. Һәм, әлбәттә, барысы да түземсезлек белән көрәшне көттеләр. Батыр булып Шакиров Инсаф калды.