ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.

Саба районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшыруны дәвам итәләр.

2024 елның 10-12 июнендә "Зарница 2.0" Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Россия көне - Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме, ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип атала иде. Бүген Россия көне патриотик төсмерләр ала һәм Россия халкының милли бердәмлеге һәм илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык символына әверелә. Бу бәйрәм  илдә иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Шушы көн уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «Россия көне» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар әлеге бәйрәмнең тарихы турында белделәр,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

8 июньдә Лесхоз авыл китапханәсендә Лесхоз мәдәният йорты белән берлектә экологик викторина узды. Викторинаның төп бурычлары: балаларның туган табигать турында белемнәрен ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт аша балаларда табигатькә ныклы кызыксыну формалаштыру.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Район Сабантуенда Мишә авыл җирлеге җигелгән атлар парадында катнашты.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

12
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

В Староикшурминской сельской поселении прошёл праздник Сабантуй!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлеге район Сабантуенда бизәлгән җигүле атлар бәйгесендә катнашты.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Олы Шыңар  спортчылары район Сабантуенда «Көрәш» буенча ярышларда актив катнаштылар. Зиннәтов Илмир 30 кг авырлыкта 3 нче урынны, Минһаҗев Бәхтияр 43 кг авырлыкта 4 нче урынны алды. Варламов Артем 75 кг һәм аннан да югарырак авырлыкта 1 нче урынны алды һәм яшүсмерләр арасында абсолют батыр булды. Ахунҗанов Рифат 115 кг авырлык категориясендә 1 урынны, Зарипов Нияз 95 кг авырлык категориясендә 2 урынны алды. Ветераннар арасындагы ярышларда 1 урынны Нәбиуллин Илсур, 3 урынны Шәймәрданов Фәрит алды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International