ГТО билгесен алу - зур казаныш!

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба районында клиентлар хезмәте җитәкчес Мөгтәсимов Марат Мәҗит улына ВФСКНЫҢ «Хезмәткә һәм оборонага әзер» алтын билгесе тапшырылды. Марат Мәҗит улын лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз! 

Теләгән һәркем ГТО комплексы нормативларын үтәп, физик әзерлек дәрәҗәсен бушлай тикшерә ала. ГТО аерымлык билгесен алу- мактаулы бүләк кенә түгел, ә югары физик әзерлек һәм үз-үзеңне камилләштерүгә омтылуны раслау да.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы Президент инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының аерылгысыз өлеше булып тора. Проектның төп бурычы-даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнарның өлешен 2030 елга 70% ка кадәр арттыру. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International