ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

"Татарстанның Дәүләт гимны көне" уңаеннан 14 июльдә "Кояшкай" балалар бакчасында республика символларын искә алдылар. Бөек татар композиторы, аның авторы Р.Яхин белән таныштылар, аннары балалар гимн тыңладылар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

16 июль көнне Югары Шытсу авылында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан саф һавада кино карау мөмкинлеге булдырылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар бик теләп киноны карадылар, аралыштылар, ял иттеләр. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

16
июль, 2024 ел
сишәмбе

Эндокринолог Зарипова Илзирә Илгиз кызы "Шикәр диабеты пациентлары мәктәбе"ндә  "Үкчәләрне карау кагыйдәләре. Симптомнар һәм гипогликемик халәтләрне купировкалау"" темасына лекция үткәрде.

Йөзүнең файдасы 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Мөгезле эре терлекләргә кышка азык әзерләү эшләре дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбе биләмәсендә спорт мәйданчыгында эш дәвам итә

Тэги: Мичән авыл җирлеге окс ОКС

13 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба, Балтач районнарыннан 6 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Балтач районыннан- КФХ ЗАКИЕВ  командасы;

2 урын-Бигәнәй-2;

3 урын- Симет;

4 урын- Бигәнәй-1;

5-6 урын- Тимершык-1

5-6 урын- Тимершык-2.

Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

13 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды.  Турнирда Саба һәм Балтач районыннан 5 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Шәмәрдән командасы;

2 урын- Балтач;

3 урын- Бигәнәй;

4 урын- Саба;

5 урын- Симет;

Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен  рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы мәчетендә балалар өчен дини ял һәм уку сәгатьләре оештырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба муниципаль районының пляж футболы буенча чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш"командасы катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International