13 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба, Балтач районнарыннан 6 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Балтач районыннан- КФХ ЗАКИЕВ командасы;
2 урын-Бигәнәй-2;
3 урын- Симет;
4 урын- Бигәнәй-1;
5-6 урын- Тимершык-1
5-6 урын- Тимершык-2.
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.
13 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба һәм Балтач районыннан 5 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Шәмәрдән командасы;
2 урын- Балтач;
3 урын- Бигәнәй;
4 урын- Саба;
5 урын- Симет;
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.
Сатыш авылы мәчетендә балалар өчен дини ял һәм уку сәгатьләре оештырылды.
Саба муниципаль районының пляж футболы буенча чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш"командасы катнашты.
Республика территориясендә "Төзелеш өчен җир" федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында Татарстан Росреестрында хәбәр иттеләр
Коррупциягә каршы көрәш темасын дәвам итеп искәртеп узабыз – куркыныч коррупция бозуларының берсе - ришвәтчелек, ул закон тарафыннан эзәрлекләнә.
Борынгы римлылар һәм греклар яхшы иммунитетлы кеше барлык авырулардан «азат» дип санаганнар.
14 июльдә безнең приютта чәчтараш сәнгате техникасын өйрәнүгә юнәлдерелгән мастер-класс узды.Безгә Казан шәһәрендәге чәчтарашханәдә эшләүче мастер - Яшина Регина килде. Мастер – класс үткәргәндә чәчтараш Мастер аудитория алдында сораулар куймады, ул балаларның мөстәкыйльлеген һәм инициативалылыгын, игелекле атмосфераны хуплады, уртак иҗади эшчәнлек оештыра белде. Һәркемнең тавыш бирү хокукы булган диалог мастер – классны уңышлы үтүенә ярдәм итә.Балалар үзләрен чәчтараш ролендә сынап карый алдылар,бу һөнәр турында күп яңалыклар белделәр, аларга бу мастер-класс бик ошады.
13 июльдә безнең приют Питрәч районы Кощаково авылында узган Республикакүләм традицион гаилә мәдәнияте “Петровки”фестивалендә катнашты. Безнең тәрбияләнүчеләр, педагоглар җитәкчелегендә, ике атна дәвамында катнашу өчен сувенирлар һәм кул эшләнмәләре әзерләделәр. Фестиваль алдыннан Изге Троица гыйбадәтханәсендә гаиләнең сәламәтлеге һәм үсүе өчен гыйбадәт кылу узды, анда безнең тәрбияләнүчеләребез дә катнашты, бу кешенең рухи-әхлакый мәдәниятен үстерүгә ярдәм итә. Хезмәттән соң безнең приют үзенең сувенир продукциясен ярминкәдә тәкъдим итте. Шулай ук без, теләгән һәркемгә агач сувенир тартма ясау буенча мастер-класс оештырдык һәм күрсәттек, тартманы җыючы катнашучыларга үзләре җыйган тартманы бүләк итеп тапшырдык. Фестивальнең мактаулы кунагы - гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы депутаты Татьяна Петровна Ларионова, приютыбызның гаилә мәдәнияте фестивалендә катнашуын югары бәяләде һәм тәрбияләнүчеләребезгә һәм педагогларыбызга уңышлар теләде. Фестивальдә безнең приют катнашучы дипломына лаек булды.