ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2024 ел
җомга

17 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл чишмәләре буйлап «Яшә чишмә!» дип исемләнгән сәяхәт оештырдылар. Балаларга чишмә суының чыгышы, файдасы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеге турында аңлатылды. Алар шулай ук чишмәнең ничек агуын, җирле халыкның суны ничек җыюын да күзәттеләр. Балалар табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында уйланырга тиеш. Мондый максатчан йөрүләрне һәм экскурсияләрне оештыру су чыганакларына һәм туган якның табигатенә сакчыл мөнәсәбәт күрсәтергә мөмкинлек бирә, ә табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген ел дәвамында күзәтү балаларда танышырга, сорарга, фикер йөртергә, сөйләргә теләк тудыра. Чара яңа китаплар белән танышу һәм табигатьтә уку белән тулыландырылды. Чараның икенче өлешендә бергә хәрәкәтчән уеннар уйнап күңелле ял иттеләр. Чара ахырында чишмәдән су эчеп, пикник оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

16 июль көнне Юлбат авыл китапханәсе "Ромашка" балалар бакчасында "Әкиятләр иленә сәяхәт!" дигән  фольклор сәгать үткәрде. Әкиятләр -балаларның иң яраткан китаплары. Балалар белән әкият иленә сәяхәт кылдылар, китап күргәзмәсе һәм курчак театры тәкъдим ителде. "Өч кыз" әкиятен кәгазь курчаклар ярдәмендә уйнадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

«Җәйге китапханә 2024» проекты кысаларында, 15 июль көнне Юлбат авыл китапханәсендә "Җәйге китапханәдә" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның «Туган авыл» шигырен һәм «Бәхет» хикәясен укып, «Җәйге китапханә»проектының биремнәрен үтәделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
Чираттагы тапкыр Артемий атакай безнең тәрбияләнүчеләргә бәйрәм оештырды. Чарада балалар интернат-йортында тәрбияләнүче 20 бала катнашты.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре өлкән буын вәкилләре белән актив эш алып баралар. Шуңа бәйле рәвештә  музейда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Торна  - озын гомер символы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Оригами техникасы буенча кәгазь торналар ясалды. Өлкәннәр өчен мондый чаралар яшәешнең күңелле мизгелләрен тагын да арттыру өчен юнәлдерелгән. Музейда оештырылган әлеге очрашулар һәрвакыт уңайлы шартларда уза. Мондый чаралар яшьлек хатирәләрен искә төшерү белән үрелеп барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә өлкәннәрнең бурычы - табигатьне саклау гына түгел, аны яклау, аңа ярдәм итү. Балаларга да кече яшьтән шушы язылмаган кагыйдәләрне аңлатырга, үзебезнең эш-гамәлләребез аша күрсәтергә кирәк. Шул максатттан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Серле табигать” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Балалар файдалы үләннәр һәм безнең якта үсүче һәм яшәүче тереклек белән таныштылар. Табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

18
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кеше мие-безнең тәнебез белән идарә итә торган гаять катлаулы орган. Сөйләм һәм фикерләү, хәтер һәм хис – кичерешләр - барысы да аның сәламәтлегенә бәйле.

Тэги: хастаханә

Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Ромашка-бәйрәм символы" дигән мастер - класс узды. Балалар үз куллары белән кәгазьдән ромашка ясадылар. Бик кызыклы һәм файдалы булды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Үз эшчәнлеге чорында 5 меңгә якын микрозайм бирелгән.

Татарстан фонды капитал күләме һәм бирү күләме буенча илне микрофинанслауның иң нәтиҗәле дәүләт фондлары өчлегенә керә.

  Мошенниклыкның яңа ысуллары - медицина полисының гамәлдә булу вакытын озайту

  ☎️ Мошенниклар пенсия фонды хезмәткәре исеменнән шалтыраталар һәм медицина полисының гамәлдә булу вакыты тәмамлану турында хәбәр итәләр. Полисны озайту өчен гражданинга СМС кодын - хәбәрләрне теркәргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International