Прокуратура кисәтә

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

  Мошенниклыкның яңа ысуллары - медицина полисының гамәлдә булу вакытын озайту

  ☎️ Мошенниклар пенсия фонды хезмәткәре исеменнән шалтыраталар һәм медицина полисының гамәлдә булу вакыты тәмамлану турында хәбәр итәләр. Полисны озайту өчен гражданинга СМС кодын - хәбәрләрне теркәргә кирәк.

  🔔 Граждан СМС дан мәгълүматны тапшырганнан соң аңа янәсе "хокук саклау органнары хезмәткәре" шалтырата, җинаятьчеләр дәүләт хезмәтләре порталы аша банк счетларына керү мөмкинлеге алган һәм акчаны саклау өчен "куркынычсыз" счетка күчерергә ышандыра.

 Исегездә тотыгыз:

 🔵пенсия фонды хезмәткәрләре СМС-хәбәрләрдән код хәбәр итүне сорамый;

 🔵шәхси мәгълүматларны өченче затларга тапшырмагыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International