ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 24 июлендә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә тере чәчәкләрдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Җәй-кечкенә тормыш ул! Иҗади кешеләр өчен җәй - табигать бер битне ябып, яңа, якты битне ачкан ел фасылы ул! Җылы, гүзәл чәчәкләр белән! Иҗат итәргә вакыт җитте! Чәчәкләрдән дә матуррак нәрсә була ала? Чәчәкләр белән эшләү иҗади потенциалны үстерүгә ярдәм итә һәм уникаль композицияләр булдырырга мөмкинлек бирә. Мастер-класс нәтиҗәсендә барлык катнашучылар яңа белемнәр генә түгел, бик күп уңай эмоцияләр дә алдылар. Аларның һәркайсы үзенең җылылык һәм мәхәббәт белән тулы кабатланмас открыткасын булдыра алды, ул нинди дә булса бәйрәм уңаеннан якыннары өчен искиткеч бүләк булачак.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

24 нче июль көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәгендә, гаилә елы уңаеннан, әниләр һәм балалар  өчен уенчык тегү буенча мастер-класс үтте.

24 июльдә Тимершык һәм Көек авыллары балалары өчен чираттагы "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты оештырылды. Балалар Саба урманчылыгы һәм Лесхоз мәдәният йорты каршындагы "кыңгырау" музейларында булдылар, Тылсымлы кыңгырау эзләп мавыктыргыч квест үттеләр. Аннары алар өчен чәй эчү һәм мультфильм карау оештырылды. Экскурсияне "Саба бизәкләре" иҗади проекты буенча мастер-класс белән тәмамладылар, анда балалар бик теләп агач эшләнмәләрен бизәделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Хөрмәтле тикшерү органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез Россия Федерациясе Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Татарстан Республикасында 850 меңнән артык бала яши, алар 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 160 меңнән артык яшүсмер.


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

  Бүген Саба урта мәктәбе базасында «Алдынгылар хәрәкәтенең» җирле бүлекчәсе белән берлектә «Солдатка браслет» акциясе оештырылды, аның кысаларында активист-катнашучылар үз куллары белән МХО зонасында булган хәрбиләргә 100 данә беләзек ясадылар.

  Укучылар үзләренең кул эшләре нәтиҗәсендә, хәрбиләрнең  кайгыртучанлык, күңел җылысын тоясыларына ышаналар.

  Без һәр солдатның исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез! Ясаган саклык браслетлары шушы көннәрдә гуманитар ярдәм белән бергә безнең солдатларга тапшырылачак.

"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командалары Саба районының иң көчле командаларының берсе булуын тагын бер кат исбатладылар. Хатын-кызлар командасы Саба районы Чемпионатында 1 нче урын яулады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23 июльдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында татар эстрадасы җырчылары Ренат Рахматуллин һәм Эльмира Хамматованың концерты булды. Үзләренең матур җырлары белән социаль хезмәтләр алучыларны сөендерделәр. Һәм календарьлар бүләк иттеләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Курсабаш авыл җирлегенә кергән Сүлә торак пунктында, электрүткәргеч линиясенең агач баганаларын бетон баганаларга алыштыру эшләре алып барылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге ОКС

Сүлә авылында үзара салым чаралары хисабына агач кисү һәм елгаларны чистарту эшләре бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International