24 нче июль көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәгендә, гаилә елы уңаеннан, әниләр һәм балалар өчен уенчык тегү буенча мастер-класс үтте.

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

24 нче июль көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәгендә, гаилә елы уңаеннан, әниләр һәм балалар  өчен уенчык тегү буенча мастер-класс үтте. Уенчыкларны, теләсәң, кибеттән дә алып була. Әмма балаларга әниләре белән бергә, үз куллары белән ясаган уенчык күпкә кадерлерәк тә, бергә үткәргән кызыклы минутлар аларны бер - берсенә якынайта да. Бергә ясаган озын колаклы куян кызы балалар күңеленә бигрәк тә ошады.  Алар әниләре белән бергә бөтен күңелләрен биреп эшләделәр. Мондый кул эшләре ана һәм бала мөнәсәбәтләрен тагы да ныгыта, гаиләләргә тагы да җылылык өсти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International