«Алдынгылар хәрәкәтенең» җирле бүлекчәсе «Солдатка браслет» акциясе оештырдылар

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

  Бүген Саба урта мәктәбе базасында «Алдынгылар хәрәкәтенең» җирле бүлекчәсе белән берлектә «Солдатка браслет» акциясе оештырылды, аның кысаларында активист-катнашучылар үз куллары белән МХО зонасында булган хәрбиләргә 100 данә беләзек ясадылар.

  Укучылар үзләренең кул эшләре нәтиҗәсендә, хәрбиләрнең  кайгыртучанлык, күңел җылысын тоясыларына ышаналар.

  Без һәр солдатның исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез! Ясаган саклык браслетлары шушы көннәрдә гуманитар ярдәм белән бергә безнең солдатларга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International