Хәзерге вакытта Украина территориясендә барган хәрби гамәлләр безнең һәрберебездә патриотлык хисен көчәйтте, безне тагын да ныграк берләштерде. Ватанпәрвәрлек, туган як геройлары өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, 1 август көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә "Үз геройларыбыз - якташларыбыз" дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.
1 август көнне Россия флагы көне уңаеннан Иске Икшермә авыл китапханәчесе "Ил флагы турында мин нәрсә беләм! " дигән темага әңгәмә-викторина үткәрде.
Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендә "Бердәм Россия" партиясенең мобиль бригадасы сайлау алды агитациясе уздырды.
«Яшьлек» яшьләр үзәгенең хуш исле чәчәкләре күзләрне иркәләп, матурлык өләшә, хәркемгә яхшы кәеф бүләк итә.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе узу өчен илтү дәвам итә.
Банклар исеменнән хәбәрләр тарату юлы белән кылына торган мошенниклык
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче пляж волейболы ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып, 3 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Шәмәрдән авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Дәүләт программасының «Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү» федераль проекты кысаларында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча эшләр алып барыла. Эшләрне "МДСУ-1" ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.
Мишәбаш мәдәният йорты территориясендә Югары Симет, Иске Мичән, Тимершык һәм Кызыл Мишә мәдәният йортлары хезмәткәрләре тарафыннан "Дуслар җыелган җирдә"дигән урам концерты оештырылды. Концерт программасы бик күп төрле иде. Тамашачылар концерт программасыннан энергия алдылар, чын күңелдән ял иттеләр, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.