"Үз геройларыбыз - якташларыбыз" түгәрәк өстәл

2024 елның 2 августы, җомга

Хәзерге вакытта Украина территориясендә барган хәрби гамәлләр безнең һәрберебездә патриотлык хисен көчәйтте, безне тагын да ныграк берләштерде. Ватанпәрвәрлек, туган як геройлары өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, 1 август көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә "Үз геройларыбыз - якташларыбыз" дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Очрашуда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан һәм туган авылына лаеклы ялга кайткан Газизянов Рифнур Рифкат улы  катнашты. Хәрби операциядә катнашучы бүген неонацизмга каршы көрәшергә кирәклеге, хәрби хәрәкәтләр барышы, безнең ир-атлар кылган батырлыклар турында сөйләде. Ул шулай ук егетләргә армиядә хезмәт итәргә, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәргә кирәклеген әйтеп үтте. Җылы аралашу форматында барган бу очрашуда без солдатларыбызга "сугыш бетсен һәм алар Ватанга исән-имин әйләнеп кайтсын"дигән теләкләребезне җиткердек. Кичәдә китап күргәзмәсе күрсәтелде һәм патриотик темага әдәби викторина үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International