«Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе узу өчен илтү дәвам итә. «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспорты аларны Саба районы авылларыннан илтеп җиткерә.