ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында "Һәрвакыт булсын кояш" дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрелде. Әлеге чарада катнашучы балаларга тынычлык, дуслык һәм бердәмлек төшенчәләренең никадәр мөһим икәнлеге аңлатылды. Шулай ук терроризмга каршы эшләнгән стенд нигезендә төп кагыйдәләр искәртеп үтелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында иске йорт сүтү эше бара. Иске, җимерек хәлдәге йортлар авыл җирлеге биләмәсен ямьсезли, матурлык тудыруга комачаулый. Шулай ук ташландык территориягә балалар уйнарга керүдән һәм янгын чыгудан куркыныч. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Укучыларда лидерлык сыйфатларын формалаштыру факторы буларак сыйныф җитәкчесе эшендә укучылар үзидарәсе» темасына сыйныф җитәкчеләренең семинары узды. Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең класс җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар темасына класс сәгатьләре һәм мастер-класслар үткәрелде. Мастер-классларда класс җитәкчеләренә төрле биремнәр тәкъдим ителде. Семинар азагында барлык катнашучылар да узган чаралар турында фикер алыштылар. Семинар югары дәрәҗәдә узды, катнашучылар каралган мәсьәләләрнең актуальлеген һәм практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Югары Шитцы һәм Түбән Шитцы авылларда юлларның очлык ремонты 

Тэги: окс ОКС

Игътибар! 22.10.2025елда 09:00сәг. Саба муниципаль районы Советының утырышы (сессиясе) планлаштырылган. Чакырылганнарның исемлеге һәм көн тәртибе кушымтада бирелә.

Хөрмәтле эшмәкәрләр, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү өчен эшләнгән «ярдәм» микрофинанс продуктын тәкъдим итәбез.

  • Төп шартлар: Заем суммасы: 500 000 сумнан 5 000 000 сумга кадәр
  • Вакыты: 3 айдан 36 айга кадәр
  • Процент ставкасы: 16,5%

20
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Яңа Мичән мәдәният йортында балалар белән “Уңыш бәйрәме-2025” бәйрәме үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре көзге нигъмәтләрдән күргәзмә өстәл әзерләгәннәр. Һәр төр яшелчәнең файдалы якларын сөйләп, табышмаклар белән аралаштырдылар. Балалар өчен уеннар да уйнатылды. Төрле фигуралы яшелчәләргә исемнәр таптылар. Уңыш бәйрәме уңышлы үтте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

20 октярь көнне Тимершык авылы мәдәният йортында Тимершык урта мәктәбе балалары өчен, Сатыш авылы имам-хатыйбы, Саба Мөхтәсибәтенең яшьләр эшләре буенча ярдәмчесе Алмаз хәзрәт Галимҗанов катнашында тәрбия сәгате үтте.

     Укучыларга ислам дине нигезләренең асылын аңлатып вәгазь сөйләнде. Укучылар кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык авылында белгечләр өчен чираттагы йорт төзелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

     “Тимершык урта мәктәбе”МБМУ  махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыйдылар. Посылкалар белән бергә укучылар шулай ук солдатларга хатлар тапшыралар, аларда җиңүләрен һәм тизрәк туганнары һәм якыннары янына кайтуларын теләп, аларга рәхмәтләрен белдерәләр.

     Укучылар аларның хезмәте һәм тырышлыгы Россия хәрбиләренә ышаныч һәм ярдәм китерә дип ышана, бу аларга җиңүгә ирешү өчен мотивация һәм көч бирә.

 

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International