Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар өчен янгын сүндергечләрне дөрес куллану буенча «Куркынычсызлык синең кулыңда»дигән мастер-класс оештырдылар. Үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, янгын сүндергечне ничек дөрес сайларга һәм аны ничек куркынычсыз кулланырга кирәклеген практикада күрсәттеләр. Катнашучылар көнкүрештә һәм производствода янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, шулай ук янгыннарны ничек булдырмау турында белделәр. Мастер-классның практик өлеше шартлы яну учагында узды. Белгечләр күзәтүе астында катнашучылар үз көчләрен янгын сүндергечләр ярдәмендә сүндерүдә сынап карый алдылар. Учакны уңышлы сүндергәннән соң, балаларга янгын сүндергечне реаль тормышта дөрес куллануның мөһимлеген аңлаттылар.
27 август көнне Кукмара районы “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Сабаның тарихи урыннарында һәм китапханәдә экскурсиядә булдылар. Саба китапханәсендә Тукайга багышланган чарада һәм түгәрәк өстәл артында әңгәмәдә катнаштылар.
Кешеләр тормыштан шатлансыннар, матурлыкны күрергә өйрәнсеннәр һәм һәр мизгелне кадерләсеннәр өчен табигать безгә чәчәкләр бүләк итте. Нәфис, хуш исле, саксыз һәм нечкә таҗ яфраклары белән тулган чәчәкле үсемлекләр безгә чәчәк түтәлләреннән һәм оранжереялардан карап торалар, елның теләсә нинди вакытында уңай хис-кичерешләр бүләк итәләр. Чәчәкләр – ул табигать күзләре-шәмәхә бәрхет миләүшәләр, зәңгәр кыңгыраулар, ак керфекле кечкенә ромашка йолдызчыклар, җылыга һәм яктылыкка шатланып, башларын кояшка таба күтәрәләр. Горур лаләләрне яисә гөлҗимеш чәчәкләрен күргән саен, үсемлекләрнең никадәр камил була алуына, аларның төрле һәм үзләренчә гүзәл булуына: төсләренең яктылыгына, бөреләренең нәфислегенә һәм могҗизалы рәвештә чәчәк атып торган таҗ яфракларының нәфислегенә гаҗәпләнмичә булдыра алмыйсың. Чәчәкләр булмаса, дөнья соры булыр иде – алар безнең тормышка шулкадәр төсләр китерә. Чәчәкләр ярдәмендә без «Саба-Арена» спорт мәктәбе территориясендә матурлык булдырдык.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре чираттагы "Ябалак янында кунакта"исемле театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Безнең экскурсиянең популярлашуы һәм безгә күрше районнардан гына түгел, Казаннан да килүләре бик сөендерә. Бүген Казаннан кунаклар кабул иттеләр. Балалар һәм аларның әти-әниләре әкияти урманга эләккәннәр, анда алар төрле әкияти геройларны очратканнар һәм тылсымлы сандыкны табу өчен каршылыклар үткәннәр. Барысы да бик күп якты һәм уңай хис-кичерешләр алды.
Буген Сабабызда 27 август көнне мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Безнен Саба урта мәктәбе анда үзенен эшче һөнәрләргә багышланган күргәзмәсен тәкъдим итте. Күргәзмәбезне электромонтерлар һөнәрен буыннан –буынга дәвам итуче Гайнетдиновлар гаиләсенә багышлап әзерләдек.
24-26 нчы август көннәрендә Калининград шәһәрендә Бөтенроссия "Земля спорта" марарафоны узды.
Татарстан Республикасы Диния Нәзәрәте Аксакаллар Шурасы Олы Кибәче авыл җирлегенә килеп китте. Аларны җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре һәм "Сәрбиназ" фольклор ансамбле ипи-тоз һәм милли җырлар белән каршы алды. Кунаклар Зөлхиҗә чишмәсендә экскурсиядә булып, авыл тарихы белән таныштылар. Олы Кибәче авылындагы "Фәнил" мәчетенә кереп намаз укыдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
25 августта Калининград өлкәсенең Светлогорск шәһәрендә «Спорт җире» марафонының Бөтенроссия финалы узды.