«Куркынычсызлык синең кулыңда»дигән мастер-класс

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар өчен янгын сүндергечләрне дөрес куллану буенча «Куркынычсызлык синең кулыңда»дигән мастер-класс оештырдылар. Үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, янгын сүндергечне ничек дөрес сайларга һәм аны ничек  куркынычсыз кулланырга кирәклеген практикада күрсәттеләр. Катнашучылар көнкүрештә һәм производствода янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, шулай ук янгыннарны ничек булдырмау турында белделәр. Мастер-классның практик өлеше шартлы яну учагында узды. Белгечләр күзәтүе астында катнашучылар үз көчләрен янгын сүндергечләр ярдәмендә сүндерүдә сынап карый алдылар. Учакны уңышлы сүндергәннән соң, балаларга янгын сүндергечне реаль тормышта дөрес куллануның мөһимлеген аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International