ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2025 ел
җомга

Сабай авыл клубында ремонт эшләре башкарыла. Пластик тәрәзәләр куелды, су кертелде, клуб тышкы яктан калай белән тышлана, туалет кую эшләре  һәм түшәм эшләнәчәк. Ремонт эшләрен «ПМК -159» ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Шәмәрдән "үсеш" лицеен капиталь ремонтлау: эшләрнең барышы

Тэги: окс ОКС

Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан, 2024 елда, учреждениеләрне 100 процент колачлау белән, Саба муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелде.

27 октябрь – мәктәп китапханәләре көне! 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

 Курсабаш мәктәп-интернаты укучылары хат ташучы һөнәре белән танышуга багышланган танып-белү чарасында катнаштылар. Әлеге чара укучыларның һөнәрләрнең төрлелеге һәм эшчәнлекнең һәр төренең әһәмияте турындагы күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш бирү эше программасының бер өлеше булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

31 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында «Зиләйлүк» фольклор ансамбленең 15 яшьлек юбилее һәм гармунчы Рәкыйп Шариповны искә алу кичәсе булачак. Рәхим итегез!

Тэги: Шекше авыл җирлеге

25 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында "Шәҗәрә бәйрәме" була. Шекше авылыннан Мөхәммәтҗан һәм Сәйфетдин нәселләре очраша. Әлеге бәйрәмне Әлфия Галимҗан кызы Мөбәрәкова оештыра. 15 сәгать 30 минутта Шекше мәдәният йорты сәхнәсендә Казан шәһәреннән "Мирас" татар халык хоры чыгыш ясаячак, җитәкчесе тамырлары шушы нәсел белән бәйләнгән Наил Бареев. Рәхим итегез!

Тэги: Шекше авыл җирлеге

  2025 елның 18 октябрендә Саба урта мәктәбе базасында 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында Ватанны саклаучылар елына багышланган баскетбол буенча ачык турнир узды. Турнирда Кукмара, Нократ Аланы, Питрәч һәм Байлар Сабасыннан 2 команда катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча "Нократ Аланы" командасы җиңү яулады, икенче урында - "Кукмара" командасы, өченче урында - "Питрәч"командасы.

    Командалар грамоталар, акчалата призлар һәм кубок белән бүләкләнде. Ә тренерларга Саба урта мәктәбе администрациясе истәлекле сыннар бүләк итте.

Тэги: ОДМС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International