3 меңнән артык татарстанлы тернәкләндерүнең техник чараларын электрон сертификаттан файдаланып сатып алган
Түбән Шытсу мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бәйрәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән чәй табыны артында җанлы аралашу белән тәмамланды.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 4 октябрьдә «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәтләр алучылар Лесхоз бистәсендә Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсиягә бардылар.
2024 елның 4 октябрендә “Х. һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең” фойесында сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы «Минем иң яхшы әтием» дигән рәсем күргәзмәсе әзерләгәннәр, ул Әтинең бөтенроссия көненә багышланды. Бу бәйрәм әтинең үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә ролен җәлеп итү һәм гаиләне ныгыту максатыннан оештырылды. Балалар яраткан әтиләренең озын, матур, игелекле һәм хезмәт сөючән әтиләрен чагылдырган матур рәсемнәр ясадылар. Әти бернинди кыенлыклардан да курыкмый һәм үзенең барлык яхшы киңәшләрендә ярдәм итә. Әти алар өчен - яклаучы да, ярдәмче дә, дус та, гади генә - герой да. Үз рәсемнәрендә балалар туган кешегә - әтигә булган мәхәббәтен белдерделәр. Рәсемнәр ачык һәм эчкерсез килеп чыкты.
Курсабаш авылында яшәүче Исламгалиевлар гаиләсе ярты гасырдан артык диярлек бергә яшиләр, шуның белән үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык барлыгын исбатлыйлар. Кадерле юбилярлар! Авыл җирлеге администрациясе исеменнән сезне котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез!
60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Курсабаш авылында да байтак еллар дәвамында тату гомер кичергән, яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр бихисап. Шуларның берсе Нәзирә һәм Маис Исламгалиевлар 2024 елның гыйнвар аенда бриллиант туйларын – гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулуны билгеләде.
Маис Исламгали улы Курсабаш авылында сугыш башланырга бер ел кала беренче бала булып дөньяга килә. Әтисен сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алып киткәннән соң, тормышның барлык авырлыгы әнисенең җилкәсенә төшә, балага 3 яшь булганда каты авырудан әнисе вафат була.Әтисез, әнисез калган баланы туганнары үзләренә алып, чиратлап карыйлар. Балалыктан иртә чыгарга туры килә Маис абыйга. Башка туганнары кебек үк, дөнья йөге тәртәсенә җигелә. Гомер буе уңган була ул, һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкара. Курсабашта башлангыч мәктәпне тәмамлагач, башкалар кебек, Югары Утар авылына йөреп белем ала. Кечкенәдән үк колхоз эшенә йөри башлый, ятимлек ачысын бик күп күргән егет, тормыш арбасына ныгытып җигелә. Бәхетен читтән эзләми - киләчәк тормышын туган ягы белән бәйләргә карар итә егет, Курсабаш авылының иң чибәр кызы Нәзирәне гомерлек тормыш юлдашы итеп сайлый. Бербөтен булып яшәгәндә генә ныклы гаилә корып булуын аңлый алар. Бер кыз һәм ике улга гомер бүләк итеп, аларда да тик яхшы сыйфатлар гына тәрбиялиләр.
Маис Исламгали улы бар гомерен колхозга багышлый, эшен плугарь,тракторчы ярдәмчесеннән башлаган егет баш инженерлыкка кадәр күтәрелә. 1975 нче елда аны “Победа” колхозының башлангыч партия оешмасына җитәкче итеп куялар, хезмәт урынының исеме үзгәрсә дә күберәк хуҗалыкның техника белән бәйле өлешен тарта ул.
Хәләл җефете Нәзирә апа да авылда сыер савучы, китапханәче булып хезмәт куя. Олы кызлары Фәридә әнисенең юлын дәвам итеп Курсабашта 36 ел китапханәдә авыл халкына хезмәт куя, уллары Фәрит Казан шәһәрендә эшмәкәр булып матур, игелекле эшләре белән авылыбыз халкын сөендерә, кечкенә уллары Ленар шулай ук Курсабаш авылы кызы белән тормыш корып, әти-әниләре белән 36 ел бергә матур, үрнәк гайлә булып яшиләр. Бүгенге көндә әби бабайларын сөендереп 7 онык, 15 оныкчык кунакка кайталар.
Сүлә авылы клубында “Өлкәннәр көне” бәйрәменә багышлап “Башваткыч” уены үткәрделәр.
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Адлерда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Кубогында, 3 нче урынны яулады.
Өч Нарат авыл клубында өлкәннәр көне