Социаль хезмәтләр алучылар экскурсиясе

2024 елның 4 октябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 4 октябрьдә «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәтләр алучылар Лесхоз бистәсендә Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсиягә бардылар. Экскурсиядә катнашучылар дендрология бакчасында үсемлекләрнең һәм агачларның күп булуына сокландылар. Биредә урман хуҗалыгының хезмәт сөючән хезмәткәрләре Ерак Көнчыгыш, Европа һәм Азиядә үсэ торган күп төрле үсемлекләр утыртканнар. Бакчада банан һәм ананасларның ничек үсүен үз күзләрең белән күрергә, кактус коллекциясенә сокланырга, пальма фонында фотога төшәргә һәм балыкларны күзәтергә мөмкин. Экскурсия бик ошатып, табигатькә сокланып, алар күңелләре белән дә, тәннәре белән дә рәхәтләнеп ял иттеләр. Ахырда табигатьтә алар өчен чәй эчү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International