2 октябрь көнне Татар Икшермәсе авыл клубында, өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды
«Милли приоритетлар» АНО 2024-2025 елгы сезонның «Безнең өлеш» милли премиясендә катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте. Үз проектларын социаль һәм Хәйрия эшчәнлеге Россиянең милли проектлары максатларына һәм бурычларына туры килгән Россия компанияләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар тәкъдим итә алачак.
Укытучылар көне алдыннан «Нәфис» фонды хәйрия акциясе үткәрде. Татарстанның мәгариф өлкәсендәге 6 мең хезмәткәргә көнкүреш химиясе җыелмалары бүләк ителәчәк. Аларга кер юу порошоклары, чистарту чаралары, сабын (сыек һәм каты), шулай ук савыт-саба юу сыеклыклары кергән.
1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Тимершык авыл җирлегенә кергән Тимершык, Кызыл-Мишә, Көек һәм Сабай авылларында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты уздырылды. Өлкәннәрне Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу матур бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
2024 елның 3 октябрендә район мәдәният йортында "Сезнең хезмәт үрнәк һәркемгә!" дип исемләнгән районның педагогик хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы узды.
Түбән Шытсу мәктәбе 2024 елда гомуми белем бирү учреждениеләренең иң яхшы мәктәп яны участогына район смотр-конкурсында "Иң яхшы Укыту-тәҗрибә участогы"номинациясендә 2 урынны алды. Котлыйбыз!
1 октябрь көнне Оет авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган «Тормыш ямьле сезнең белән» дип исемләнгән бәйрәм концерты уздырылды. Өлкәннәрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу матур бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
2024 елның 07 октябреннән 11 октябренә кадәр халык сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.