ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу авыл җирлеге район Сабантуенда оештырылган җигүле талар парадында актив катнашты. Җигүле ат ООО "СХП Шытсу" җәмгыятеннән китерелде. Булышлык өчен рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

7 июньдә Арташ авыл җирлегендә милли татар бәйрәме Сабантуй узды. Арташ халкы һәм килгән кунаклар төрле милли һәм спорт ярышларында көч сынаштылар. Әхмәдуллин Рифат Сабантуйның абсолют батыры булды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

«Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасының яңа мөмкинлекләре

Тэги: окс ОКС

Сабантуй - татар халкының төп милли бәйрәме, ул матур гореф-гадәтләрне, җырларны, биюләрне, уеннарны һәм спорт ярышларын берләштерә. 8 июнь көнне «Калатау» яр буенда 8 авылны берләштергән «Игенче» ҖЧҖ Сабантуе узды. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Гадәти булмаган тукыма

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Сабантуй-ул игенче хезмәтен чагылдырган әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар уртасында барлыкка килгән бәйрәм безнең көннәргә кадәр барып җитте, ул үзенең иң яхшы традицияләрен – үзенчәлекле мәдәниятен, матур гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Бу-хезмәт, матурлык, көч, кешелеклелек һәм тормыш шатлыгы алып баручы бәйрәм. Бәйрәм белән район вәкиле Салимов И.Р. һәм авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев котладылар. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән «Курсабаш» ҖЧҖ генераль директоры И.С. Җиһаншин чыгыш ясады, ул алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде һәм язгы кыр эшләренә йомгак ясады.

Рәсми өлештән соң бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Параллель рәвештә спорт бәйгеләре дә узды.Бу авыш баганадан йөрү, чүлмәк вату, бүрәнәдә капчык белән сугышу, гер күтәрү, аркан тарту һәм башкалар.Үз яшьләрен оныткан кебек, яшьләр белән беррәттән аларда өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты. Сабан туенда милли көрәш аерым урын алды. Ярышларның кульминациясе ике финалистның көрәше булды, нәтиҗәдә баш батыр, төп приз - тәкә иясе билгеләнде. Ул – Курсабаш авылыннан , Исламгалиев Салават булды.

Сабантуй-халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыручы, милли колоритны, халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен һәм мәдәни традицияләрен саклаган бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефе, оештыручыларның көйле эше халык бәйрәменең барлык кунакларга да шатлык-сөенеч булып узуына ярдәм итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлеге җигүле атлар белән «Сабантуй»да йөрештә катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

7
июнь, 2026 ел
якшәмбе

Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

6 июньдә “Цинк Саба” заводы чын фурор оештырды - без “Велосипедта иң акрын йөрүче” конкурсын үткәрдек! 

7 июнь көнне Шәмәрдән авылында милли татар бәйрәме – Сабантуй узды. Бәйрәм программасында Шәмәрдән балалар музыка мәктәбе филиалы укучылары актив катнашты. Тамашачылар алдында Л.М. Аксанова җитәкчелегендәге хор чыгыш ясады. Бәйрәмнең күркәм бизәге булып Л.А. Харрасова һәм Л.А. Свищева җитәкләгән «Тамчы» вокаль-хореография ансамбленең чыгышы булды. Мәктәп укучылары бәйрәмнең пролог өлешендә дә аеруча актив катнаштылар. Яшь артистлар үзләренең югары әзерлек дәрәҗәсен, артистлык осталыгын һәм иҗади якын килүләрен күрсәтеп, бәйрәм рухы тудырдылар һәм тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк иттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International