7 июнь көнне Шәмәрдән авылында милли татар бәйрәме – Сабантуй узды. Бәйрәм программасында Шәмәрдән балалар музыка мәктәбе филиалы укучылары актив катнашты. Тамашачылар алдында Л.М. Аксанова җитәкчелегендәге хор чыгыш ясады. Бәйрәмнең күркәм бизәге булып Л.А. Харрасова һәм Л.А. Свищева җитәкләгән «Тамчы» вокаль-хореография ансамбленең чыгышы булды. Мәктәп укучылары бәйрәмнең пролог өлешендә дә аеруча актив катнаштылар. Яшь артистлар үзләренең югары әзерлек дәрәҗәсен, артистлык осталыгын һәм иҗади якын килүләрен күрсәтеп, бәйрәм рухы тудырдылар һәм тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк иттеләр.