Сабантуй - татар халкының төп милли бәйрәме, ул матур гореф-гадәтләрне, җырларны, биюләрне, уеннарны һәм спорт ярышларын берләштерә. 8 июнь көнне «Калатау» яр буенда 8 авылны берләштергән «Игенче» ҖЧҖ Сабантуе узды. Бәйрәм прологтан башланды. Сабантуй җитәкчеләрнең котлавы, аннары төрле уеннар белән дәвам итте. Мәйданчыкта Эзмә, Өтернәс авыл мәдәният йортлары балалар өчен төрле уеннар оештырды. Сабантуйда ике сәхнә булды, шуларның берсендә Эзмә һәм Өтернәс авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре эшләде. Шул ук сәхнәдә концерт та, "Озын толым" конкурсы да, шулай ук лоторей уены да бар иде. Бәйрәмне шулай ук Нәфкать Нигъмәтуллин, “Айфара” төркеме, Рөстәм Хөсәенов, Зинира Ризат Рамазановлар, Айдар Тимербаев, Вадим Захаров кебек танылган артистлар бизәде. Бәйрәм «Көрәш» уены белән тәмамланды.