ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген, 2024 елның 19 ноябрендә Саба районына визит белән СССР һәм Россиянең атказанган спорт мастерлары килде.

2024 елның 19 ноябре 20.00 сәгатьтән 20 ноябрь 10.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

 

20 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә, Казанда урыны белән томан, бозлавык, юлларда бозлавык көтелә.

2024 елның 15-16 ноябрендә  Икшермә кадет мәктәбендә кадет белемен гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмалары арасында «АЛГА-2024» Республика хәрби-спорт уеннары узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Сатыш авыл җирлегендә халык җыены булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2024 елның 15 ноябрендә Казанда «Бозда һәм суда уяу булам» республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба районы укучылары күчмә техника күргәзмәсен карарга уникаль мөмкинлек алдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2024 елның 16 ноябрендә Алексеевск шәһәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында  гади автомодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

«Саба-Арена» спорт мәктәбе  базасында фехтование бүлегендә яңа уенчылар арасында беренчелек һәм Саба муниципаль районы беренчелеге ярышлары узды. 

Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр, тәҗрибә тупладылар, җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

2024 елның 24 ноябрендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Һәм аның хөрмәтенә 19 ноябрь конне «Саба балалар сэнгать мәктәбе»ндэ чын бию марафоны – викторина, эстафета, шулай ук хореография бүлеге укучыларының (укытучысы Альбина Зөфәр кызы Мөбәрәкҗанова классы)  ата – аналары өчен мастер-класс узды. Балалары белән ата-аналар «Бию викторинасы», «Шау-шулы оркестр», «Галлоплар», «Соте», «Унышка юл» кебек сынауларны уңышлы үттеләр. Педагогның төп максатларыннан берсе уңышлы бала формалаштыру булганлыктан, ата-аналарга да уртак хезмәттәшлеккә кушылырга тәкъдим ителде. Ата – аналарны белем бирү-тәрбия процессына җәлеп итү ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуны күздә тота. Ә бию композицияләрен бергәләп күрсәтү һәм өйрәнү уртак кызыксынуга һәм эмоциональ уңайлылыкка ярдәм итә. Мастер - класс барышында ата-аналар музыкаль хәрәкәт әлифбасы нигезләрен беренче күзаллаудан тыш, гади бию хәрәкәтләренә дә өйрәнделәр, балаларының бию коллективында шөгыльләнүләре белән кызыксындылар.Укучылар бәйрәмгә әниләр өчен махсус чыгыш әзерләделәр, үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын бүләк иттеләр һәм яңа бию биеделәр.Йомгаклау өлешендә педагог ата-аналарга һәм балаларга рәхмәтен белдерде.  Әлеге чара тәмамлангач, ата-аналар анкеталар тутырдылар, тәэсирләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Бу чара җылы атмосфера тудырды һәм ата-аналар һәм балалар арасындагы элемтәне ныгытты дип ышанабыз!

Тэги: Мәдәният бүлеге

18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Соңгы елларда безнең илдә алкоголь куллану күләменең планлы рәвештә кимүе күзәтелә. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның декабреннән 2024 елның августына кадәр алкоголь эчмәгән яки аны азрак куллана башлаган кешеләр саны 48% тан 65% ка кадәр арткан. Моңа күп очракта кешеләрнең мәгълүматлы булуы һәм «Демография» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар ярдәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International