2024 елның 24 ноябрендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Һәм аның хөрмәтенә 19 ноябрь конне «Саба балалар сэнгать мәктәбе»ндэ чын бию марафоны – викторина, эстафета, шулай ук хореография бүлеге укучыларының (укытучысы Альбина Зөфәр кызы Мөбәрәкҗанова классы) ата – аналары өчен мастер-класс узды. Балалары белән ата-аналар «Бию викторинасы», «Шау-шулы оркестр», «Галлоплар», «Соте», «Унышка юл» кебек сынауларны уңышлы үттеләр. Педагогның төп максатларыннан берсе уңышлы бала формалаштыру булганлыктан, ата-аналарга да уртак хезмәттәшлеккә кушылырга тәкъдим ителде. Ата – аналарны белем бирү-тәрбия процессына җәлеп итү ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуны күздә тота. Ә бию композицияләрен бергәләп күрсәтү һәм өйрәнү уртак кызыксынуга һәм эмоциональ уңайлылыкка ярдәм итә. Мастер - класс барышында ата-аналар музыкаль хәрәкәт әлифбасы нигезләрен беренче күзаллаудан тыш, гади бию хәрәкәтләренә дә өйрәнделәр, балаларының бию коллективында шөгыльләнүләре белән кызыксындылар.Укучылар бәйрәмгә әниләр өчен махсус чыгыш әзерләделәр, үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын бүләк иттеләр һәм яңа бию биеделәр.Йомгаклау өлешендә педагог ата-аналарга һәм балаларга рәхмәтен белдерде. Әлеге чара тәмамлангач, ата-аналар анкеталар тутырдылар, тәэсирләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Бу чара җылы атмосфера тудырды һәм ата-аналар һәм балалар арасындагы элемтәне ныгытты дип ышанабыз!