2024 елның 15-16 ноябрендә Икшермә кадет мәктәбендә кадет белемен гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмалары арасында «АЛГА-2024» Республика хәрби-спорт уеннары узды. Уеннарда катнашу өчен Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан «Кадет мәктәбе», «Кадет интернат - мәктәбе», «Кадет корпусы» дип аталган 8 команда килде.
Әлеге ярышлар катнашучыларның дисциплинасын, чыдамлыгын һәм ихтыяр көчен үстерүгә ярдәм итә. Барлык командалар да лаеклы нәтиҗәләр, команда рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Катнашучыларның триумфы Татарстан Республикасының чын патриотлар җире булуын тагын бер кат раслады.