2024 елның 15 ноябрендә Казанда «Бозда һәм суда уяу булам» республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булып узды. Чара барышында балалар кешене судан коткару алымнарын күрә алдылар, авария-коткару техникасы һәм коткару отряды хайваннары(этләре) белән таныштылар.