2024 елның 19 ноябрендә «Оникс» мәгариф үзәге базасында 1 елдан азрак стажлы яшь тәрбиячеләр өчен семинар-практикум узды.
Әниләр Көне алдыннан 2024 нче елның 20 нче ноябрендә "Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" рәсем бүлеге укучылары “Яраткан Әнием портреты» дип исемләнгән күргәзмәсен оештырдылар.
Әниләр Көне-иң кадерле һәм иң якын кешегә багышланган җылы һәм ихлас бәйрәм. Әлеге күргәзмә-барыбызга да әниләребезне ничек яратуыбыз, кадерләвебез һәм хөрмәт итүебез турында сөйләү мөмкинлеге ул! Әни - дөньяда иң кадерле һәм иң якын кеше, ул безне үзенең кайгыртуы һәм мәхәббәте белән әйләндереп ала. Күргәзмәдә катнашучыларның барысы да үз эшләренә ихласлык, мәхәббәт һәм назлылык салдылар!
Барлык әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! Бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телибез!
«Һөнәрләр шәһәре "Saba Balahoner" муниципаль программасы кысаларында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, районның төрле оешмаларында экскурсиядә булдылар.
20 нче октябрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының "Музыка-безнең мәңгелек юлдашыбыз" дигән күчмә концерты булды. Концерт Сатыш авыл мәдәният йортынды узды. Тамашачыларга Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары матур программа бүләк итте. Музыка дөньясы безне тумыштан ук озата бара, бу дөнья искиткеч матур, аны күреп булмый, әмма ишетергә һәм тоярга мөмкин.
Артистларның эчтәлекле, матур номерлары, алар арасында музыка коралларында уйнау, ансамбль һәм ялгыз җыр, биюләр тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.. Классик халык һәм заманча музыкаль әсәрләр башкарылды. Артистларның һәр номерын сәхнәдән көчле алкышлар белән озаттылар. Концерт программасы барлык катнашучыларга елмаю һәм яхшы, күтәренке кәеф бүләк итте.
19 ноябрь көнне районыбызда Республика күләмендә үткәрелүче “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль этабы башланып китте.
Явлаштау авыл китапханәсендә «Вакытлы матбугат илендә» исеме астында балалар журналы һәм газеталарына күзәтү үткәрелде. Очрашуда балалар өчен кызыклы һәм файдалы материаллар тәкъдим ителде. Китапханәче яңа басмалар, аларның уку күнекмәләрен үстерү һәм дөньяга карашны киңәйтү өчен файдасы турында сөйләде. Балаларны кызыксындырырлык темаларга аерым игътибар бирелде. Катнашучыларга киләчәктә уку өчен үзләренең яраткан журналларын һәм газеталарын сайларга тәкъдим итте.
22 ноябрь - сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан 20 ноябрь көнне Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре Шәмәрдән "Үсеш" лицееның 6 сыйныф укучылары өчен "Сүзлекләр һәм энциклопедияләр фейерверкы" дигән библиографик ревю оештырды.
Чара башында укучылар командаларга бүленеп, капитаннар сайлады.
Библиографик ревю биш раундтан торды. Командалар тиз арада барлык биремнәргә җаваплар таптылар. Чара бик кызыклы узды.
19 ноябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Республикакүләм “Тату сыйныф серләре” конкурсының мәктәп туры булып узды. Укучылар һәм ата-аналар бергәләп чыгыш ясадылар. 7,8 сыйныфлар 3 урынга, 6 сыйныф 2 урынга, 5 сыйныф 1 урынга лаек булды.
Шәмәрдән авылы, Совет урамы, 4а адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортны төзү эшләре дәвам итә. Төзелешне "Ак Таш" ҖЧҖ алып бара.
2024 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатучылар өчен алкоголь продукциясен һәм азык-төлек товарларын ваклап сату эшчәнлеге алып барыла торган Р.А. Степанова шәхси эшмәкәрләр кибетендә семинар үткәрделәр. Чараның төп юнәлеше сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерүдән гыйбарәт. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды. Чара азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат булган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы кулланучылар өчен брошюралар һәм буклетлар таратылды.