«Һөнәрләр шәһәре "Saba Balahoner"

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

 «Һөнәрләр шәһәре "Saba Balahoner" муниципаль программасы кысаларында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, районның төрле оешмаларында экскурсиядә булдылар.

  «ГАФЭль» гаилә компаниясе «Бакчачылык» станциясе һәм МБГУ «ОНИКС МҮ» «Кулинария» станциясе катнашучыларны яңа һөнәрләр белән таныштырды. Әлеге программа барышында балалар үзләрен төрле өлкәдә сынап карадылар. «Бакчачылык» станциясендә агачлар, чәчәкләр, үсемлекләр дөньясы турында сөйләнелде. Алар махсус әзерләнгән савытларга яшелчәләр утырттылар. Ә “Кулинария” станциясендә остазлар ризык әзерләү серләре белән бүлештеләр һәм бергәлектә җиләк-җимеш салаты әзерләп карадылар.

  “Saba Balahoner «Һөнәрләр шәһәре»алга таба да муниципаль программасын гамәлгә ашыру балаларның талантларын ачарга һәм иҗатка этәрергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International