"Яраткан Әнием портреты» дип исемләнгән күргәзмә.

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Әниләр Көне алдыннан 2024 нче елның 20 нче ноябрендә "Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" рәсем бүлеге укучылары  “Яраткан Әнием портреты» дип исемләнгән күргәзмәсен оештырдылар.

Әниләр Көне-иң кадерле һәм иң якын кешегә багышланган җылы һәм ихлас бәйрәм. Әлеге күргәзмә-барыбызга да әниләребезне ничек яратуыбыз, кадерләвебез һәм хөрмәт итүебез турында сөйләү мөмкинлеге ул! Әни - дөньяда иң кадерле һәм иң якын кеше, ул безне үзенең кайгыртуы һәм мәхәббәте белән әйләндереп ала. Күргәзмәдә катнашучыларның барысы да үз эшләренә ихласлык, мәхәббәт һәм назлылык салдылар!

Барлык әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! Бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International