2024 елның 19 ноябрендә «Оникс» мәгариф үзәге базасында 1 елдан азрак стажлы яшь тәрбиячеләр өчен семинар-практикум узды. Чараның программасына шөгыльләрне карау гына түгел, иртәнге гимнастика, ашау, гигиена процедуралары, саф һавада йөрү кебек режим моментларын күзәтү дә кертелгән иде. Семинар азагында күргәннәрнең барысына да җентекләп анализ ясалды, алга таба эшләргә киңәшләр бирелде.