2 апрель-бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Бу көнне бәйрәм итү датасы очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы көнне 220 ел элек Даниянең мәшһүр әкиятчесе Һанс Христиан Андерсен туган. Бу вакыйга уңаеннан Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә уен-викторина үткәрелгән иде.
Сатыш авыл китапханәсендә "Рәхим итегез, кошлар!" дип аталган викторина булды. Кошлар тормышы турында күбрәк белү һәм кайбер кош серләрен ачу өчен, балалар викторинада бик теләп катнаштылар. Балалар биремнәрне яхшы үтәделәр.
Билгеле булганча, хәзерге дөньяда бик күп төрле балалар журналлары бар. 4 нче апрель көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә «Балаларга журналлар» мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Сатыш авыл китапханәсендә балалар өчен Татарстан музейлары һәм һәйкәлләре буйлап виртуаль экскурсия оештырылды. Презентация ярдәмендә балалар Казан шәһәренең музейлары, М.Җәлил, Г. Тукай, А. Пушкин һәйкәлләре белән таныштылар.
6 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Нәүрүз-мөбәракбад» дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр
2025 елның 07 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр В.И. Нәҗипова кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрделәр.
7 класс укучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар.Музей экспонатлары буенча танышу экскурсиясе төп бүлекләр турында сөйли: "Саба урман хуҗалыгының үсеш тарихы". "Саба урман хуҗалыгының хайваннар дөньясы". «Картиналар галереясе".
"Яшьлек" яшьләр үзәгенең "Яшь әниләр" клубы, Шәмәрдән китапханәсе белән берлектә «Әниләр вакыты» дигән очрашу үткәрде.
Бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр өчен «Зарничка» район конкурс-строй һәм җыр смотры узды.