"Яшьлек" яшьләр үзәгенең "Яшь әниләр" клубы, Шәмәрдән китапханәсе белән берлектә «Әниләр вакыты» дигән очрашу үткәрде.
Очрашу 7 нче апрель бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде. Бу көнне яшь әниләр өчен кирәкле һәм файдалы мәгълүматлар җиткерелде.
Мәсәлән, Рафил Сафин фитобочка файдасы һәм аның нинди очракталарда булышуын, дару үләннәрен дөрес итеп җыярга, ничек киптерергә,сакларга икәнен сөйләде.
Гөлия Гайсина табиб терапевт,хаджам - Хиджаманың файдасын,нинди авыруларга булышуын, хатын кызларның организмына хиджама ничек тасэсир итүен аңлатты.
Табиб педиатр Эльвира Нуруллина- яшь әниләр өчен бала имезү, кечкенә балаларны ничек тәрбияләү, дәвалау турында сөйләде.
Айсина Байкова Бизнес парнер NL – NL продукциясенең бик танылган булуын,күп кешегә булышуы турында мәгълүмат җиткерде.
Татьяна Сагирова Шәмәрдән авылында үз куллары белән урын җирләре тегүче.Ул үз товарларыннан күргәзмә ясады.
Алсу Хөсаенова Мөселман киемнәренең заманча консульнанты - модалы киемнәрдән күргәзмә оештырган. Ул хатын кызларга,тюрбаннар ,киемнәр сайларга булышты.
Айгөл Насирова Туристлык агентлыгы менеджеры. Ул ял итү күнелле дә һәм сәламәтлеккә файдалы да була алуы турында аңлатты. Очрашуга килгэн яшь әниләр үзләрен кызыксындырган күп төрле сорауларга җавап таптылар. Оештыручыларга рәхмәт эйтеп, кабат очрашулар көтеп таралыштылар.