«Балаларга журналлар»мәгълүмат сәгате

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Билгеле булганча, хәзерге дөньяда бик күп төрле балалар журналлары бар. 4 нче апрель көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә «Балаларга журналлар» мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада мәктәп яшендәге балалар катнашты. Чара барышында яшь катнашучылар вакытлы матбугатның нәрсә икәнен , танып-белүне үстерә торган, күңел ача торган журналларның күпме чыгарылуы, дөньяда иң беренче балалар журналы булуы, беренче балалар журналларының заманчалардан нәрсә белән аерылып торуы һәм китапханәдә нинди журналлар табылуы ( «Непоседа», «Ежик», «Саша и Маша», «Салават күпере» һ.б.), аларның файдасы турында белделәр. Чараның йомгаклау өлешендә балалар зур кызыксыну белән балалар журналларыннан биремнәрне үтәделәр һәм абонентта ошаган басманы өйгә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International