29 март көнне, Югары Утар авылында яшәүче Ягафаров Альберт Камил улы, үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилей уңаеннан аңа, Президент В.В. Путинның котлау открыткасы, район,авыл хуҗалыгы һәм авыл җирлеге исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Аңа киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен теләп калабыз.
2025 елның 20 мартыннан 20 апреленә кадәр «ТКХның икенче Бөтенроссия диктанты»Бөтенроссия акциясе уза. Аның максаты-торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрдә гражданнарның хокукый грамоталылыгын арттыру.
Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында 8 апрель көнне Чәбия Чүрчи авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә фельдшер – Арикиева Рушания белән «Безнең юл-сәламәт яшәү рәвеше» тематик сәгате үткәрелде.
4 апрельдән 6 апрельгә кадәр Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча 12 яшькә кадәрге малайлар/кызлар "Татарстан Республикасы өметләре» РЕГИОНАРА ярышы узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 210 спортчы катнашты. Безнең мәктәп спортчысы Раян Йосыпов әлеге турнирда җиңүче булды. 1 урын шәхси зачетта урын. 1 урын авыл зачетында. Иделия Сафина көмеш медальгә ия булды. 2 урын авыл зачетында урын. Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Бигәнәй командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 3 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 8 апрель көнне, "Табигатьне саклыйк, кошларга булышыйк!" дип аталган чара узды.
Мамалай балалар бакчасында "Эковесна 2025" экологик марафон башланды. "Кошларга ярдәм ит" дигән беренче атнасында балалар белән берлектә кошларга җимлекләр ясап, агачларга элдек.
Бөтендөнья сәламәтлек көненә 8 нче апрель көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сәламәтлек-байлыктан да кадерлерәк» дигән әңгәмә үткәрелде.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр авылыбызның мәдәният йорты мөдире Азат Солтановның килүен түземсезлек белән көтеп алалар.