Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр авылыбызның мәдәният йорты мөдире Азат Солтановның килүен түземсезлек белән көтеп алалар. Аның белән берлектә бакчабызда "Музыкалы уеннар" дигән чара булып узды. Иң элек Азат абыйлары аларны музыка инструментлары - гармун, курай, шалтыравык белән таныштырып, биетте, җырлатты. Балалар "Ачык авыз", "Парың тап" музыкалы уеннарын уйнадылар, Азат абыйларының курайда уйнавын да бик җылы кабул иттеләр. Үзләре дә курайда уйнап карадылар.