Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 8 апрель көнне, "Табигатьне саклыйк, кошларга булышыйк!" дип аталган чара узды. Балалар язгы табигатьтәге үзгәрешләрне тулы җөмләләр белән әйтергә, күчмә һәм кышлаучы кошларны тавышлары буенча аерырга, аларга сак карашта булырга кирәклеген өйрәнделәр, ни өчен сыерчык оялары, җимлекләр ясарга кирәклеген белделәр. Балалар ел фасыллары, кошлар турындагы дидактик уенда үзләренең белемнәрен сынадылар. Кечкенә дуслары зурларның чыгышын яратып кабул итте.