«Безнең юл – сәламәт яшәү рәвеше»тематик сәгате

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында 8 апрель көнне Чәбия Чүрчи авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә фельдшер  – Арикиева Рушания белән «Безнең юл-сәламәт яшәү рәвеше» тематик сәгате үткәрелде.  Очрашу дустанә шартларда узды. Медицина хезмәткәре белән очрашуга Урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызлар чакырылган иде. Сәламәтлек саклау хезмәткәре белән очрашу сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә һәм проблемаларына багышланган иде. Рушания Сөләймановна «Диспансеризация» нең нәрсә икәнен сөйләде, гигиена нормаларын һәм сәламәт яшәү рәвешен үтәүнең мөһимлеген, салкын тию авыруларын профилактикалау ысулларын искә төшерде. Китапханәче Хәсәнова е.в. һәр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында сөйләде. Теләге булган һәркем сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану әдәбияты белән кызыксынып танышты. Шулай ук Дәүләтшина А.белән рухи әңгәмә дә булды, анда ул сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International