Бөтендөнья сәламәтлек көненә 8 нче апрель көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сәламәтлек-байлыктан да кадерлерәк»дигән әңгәмә үткәрелде."Сәламәтлек-зур байлык»китап күргәзмәсе тәкъдим ителде Китапханәче сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәтләре, аның һәр кеше тормышындагы роле турында сөйләде. Сәламәтлек өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү бик файдалы. Сәламәт туклану һәм үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштеләр. Чарада катнашучылар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлекләренә кагылышлы барлык нәрсәләр турында сөйләштеләр.