ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

26 ноябрь көнне Саба районы мәдәният йортында якташыбыз Шәүкәт Биктимеров исемендәге XIII Республика балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау өлеше булды. Конкурста Шекше төп мәктәбенең “Нур” балалар театр коллективы (житәкчесе Фаваризова Р.Т.) 3 урын яулады. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

Күперләр төзү катлаулы һәм күпкырлы бурыч булып тора, ул төрле технологияләрне җентекләп планлаштыруны һәм куллануны таләп итә. Тимершык авылында халыкның үзара салым программасы буенча Мишә елгасы аша җәяүлеләр күпере төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен "Казмостдорстрой" оешмасы хезмәткәрләре башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Бүген без бергәлегезгә "Агроинженерия" юнәлеше буенча яңа агротехнологик классның тантаналы ачылышын тәкъдим итүебезгә шатбыз.

Мондый класслар бөтен ил буенча «азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының «АПКда кадрлар» инициативасы кысаларында оештырыла.

Бу пространствода инновацион идеяләр туа, агросәнәгатьнең булачак лидерларының компетенцияләре формалаша һәм үзебезнең авыл хуҗалыгын уңышлы үстерүгә нигез салына. Ачылу тантанасына килгән кунакларга рәхмәтлебез.

Укучыларыбызга илһамландыргыч ачышлар һәм зур һөнәри казанышлар телибез!

Бу яңа этап заманча агротехнологияләрнең мавыктыргыч дөньясына ишек ачсын һәм сезне киләчәктә уңышка китерсен.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Семья» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының төп чараларының берсе булып өлкән яшьтәге гражданнарны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, мәдәни ял итү чараларына, иҗади һәм мәгариф проектларына, волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Актив озын гомер» программасын тәкъдим итте. Шушы  программаны  гамәлгә ашыру максатыннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда агач эшләнмәләре буяу буенча мастер класс оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

          Чистай шәһәрендә инвалидлар арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович 2 группа инвалид терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар өчен армреслинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында катнашып, мактаулы 2 нче урынны яулады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

26 ноябрь көнне Сабада 2012 елда туган һәм яшьрәк балалар арасында милли көрәш буенча Саба районы беренчелеге үтте. Югары Симет авыл җирлеге яшь көрәшчеләре бу ярышта уңышлы чыгыш ясадылар. Яулаган урыннары:

36 кг Бадриев Сөләйман 3 нче урын;

40 кг Хәйретдинов Дилюс 1 нче урын;

50 кг Фатихов Румил 1 нче урын;

55 кг Талипов Сает 1 нче урын.

Тренерлары Закиров Дилюс Редаил улы. Яулаган җиңүләрегез белән котлыйбыз, алдагы ярышларда уңышлар телибез.

 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

26 ноябрь көнне Саба районында Шәүкәт Биктимеров исемендәге XIII Республика балалар театр сәнгате конкурсы булып узды. Югары Симет урта мәктәбе каршында эшләп килуче "Нур" драма коллективы конкурста Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Без бит авыл малае" спектаклен сәхнәләштереп 2 нче дәрәҗә диплом белән буләкләнделәр. Шулай ук Наилә ролен башкарган Закирова Замирә Дилүс кызы "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендэ жинуче булды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2025 елның 26 нчы ноябрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате  конкурсының йомгаклау этабы булып узды.

10 нчы ноябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелде. Конкурста катнашу өчен 28 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 11 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

2025 елның 28 ноябрендә авыл хуҗалыгы кооперативларының оештыру һәм эшчәнлеге буенча «Турыдан-туры диалог: сорау – җавап» мөһим белем бирү семинары уздырылачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International