Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2025 елның 26 нчы ноябрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булып узды.
10 нчы ноябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелде. Конкурста катнашу өчен 28 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 11 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады.
Конкурсантларыбызга Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган, Татарстанның халык артисты Фәридә Мирхафизан кызы Сафина бәя бирде. Ул үз чиратында конкурсантларыбызга ихлас рәхмәтләрен белдерде һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үтте.
Жюриның объектив фикере буенча, җиңүчеләргә урыннар түбәндәгечә бүленде:
Кечкенәләр төркеме (1-4 класслар):
1 урын – Саба муниципаль районы Явлаштау урта мәктәбе “Мизгел” балалар театр коллективы. Җитәкчесе: Петрова Г.А.
2 урын – Теләче муниципаль районы Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе “Нәни энҗеләр” балалар театр коллективы. Җитәкчесе: Сәфиуллина Ә.Т.
3 урын – Саба муниципаль районы Эзмә урта мәктәбе “Балачак” балалар театр коллективы. Җитәкчесе: Җиһаншина Н.С.
Уртанчылар төркеме (5-7 класслар):
1 урын – Саба муниципаль районы Тимершык урта мәктәбе “Яшьлек” балалар театр коллективы. Җитәкчеләре: Миннеханова М.Ф., Хантимирова А.М.
2 урын – Саба муниципаль районы Югары Симет урта мәктәбе “Нур” балалар театр коллективы. Җитәкчесе: Гафурова А.А.
3 урын – Әтнә муниципаль районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” “Дуслык” балалар театр коллективы. Җитәкчеләре: Корбанова А.Р., Дәүләтшина Н.В., Садриева А.Ф.
3 урын – Теләче муниципаль районы Балалар иҗат үзәге, Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбе “Нур” балалар театр коллективы. Җитәкчеләре: Хәмидуллина Ф.З., Мухаметова Р.Х.
Зурлар төркеме (8-11 класслар):
1 урын – Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 33 нче гимназия “Өмет” балалар театр коллективы. Җитәкчеләре: Гыйниятуллина Г.Ш., Шакирова Р.Г., Фәйзулгатова Ч.Х., Кашапов И.Р.
2 урын – Ижау шәһәре Муса Җәлил исемендәге китапханә “Чулпан” балалар театр коллективы. Җитәкчесе: Рәсүлева Р.Ф.
3 урын – Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта мәктәбе “Күңелле сәхнә” балалар театр коллективы. Җитәкчесе: Шәфикова Г.Р.
Катнаш торкем:
3 урын – Саба муниципаль районы Шекше төп мәктәбе “Нур” балалар театр коллективы.
Җитәкчесе: Фаваризова Р.Т.